news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Чишмә районында хатын-кызлар арасында «киез итекле» хоккей бәйгесе узган

Турнирда яшьләре кырыктан узган хатын-кызлар катнашкан.

Башкортстанның Чишмә районында хатын-кызлар арасында «киез итекле» хоккей бәйгесе узган
Чишмә районы гәзите ВКонтакте аккаунтыннан

Башкортстанның Чишмә районы хакимияте башлыгы кубогына хоккей турниры Түбән Хаҗәт авылында үткән. Спорт яратучылар Чишмә районының иң оста хатын-кызлар командасы дип аталу хокукы өчен көч сынашкан. Бу хакта «Чишмә» сайтында Дилбәр Хәмитова яза. 

Хоккейчылар тимераяк урынына киез итек, башларына каска урынына шәл ябып, өсләренә дә махсус форма урынына уңайлы киемнәрдән бозга чыга. Хоккейчы ханымнар арасында беренче генә тапкыр бозга чыгучылар да булган. 

Күчем авылы командасы капитаны Рәйфә Ковалева әйтүенчә, футболкаларга заказ бирәләр, алдагы төндә бөтен команда белән җыелып, футболкаларга команда исемен язалар.

«Ябалаклы авылыннан 66 яшьлек Рәшидә Сафина хоккей уены белән таныш булса да, авылдашы, 57 яшьлек Рәсимә Йосыпова кулына беренче тапкыр кәшәкә тоткан. Хоккейчылар арасында ике ел элек инсульт кичергән Күчем авылыннан Фәрзәнә Хисаметдинова да бар», – дип яза газета.

 Чемпионат алдынгылары булып, Күчем һәм Түбән Хаҗәт авыллары җыелма командалары аерылып чыккан, җиңүне исә түбәнхаҗәтлеләр яулаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100