Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның Чишмә авылында өлкән яшьтәгеләр өчен «Мин тормышны яратам» фестивале булды
22 май көнне Башкортстанның Чишмә район мәдәният йортында республика күләмендә өлкән яшьтәгеләр өчен «Мин тормышны яратам» дигән фестиваль үткәрелде. Бу турыда Башкорстан татарлары конгрессы «ВКонтакте»да сәхифәсендә хәбәр итте.
«Конкурста 7 районнан 157 кеше катнашты. Безнең Кушнаренко районыннан Якупова Роза, Мирсаева Рима, Ибраһимова Рәмилә, Сафин Фәнүр, Князева Валентина, Шәехова Рәзинә катнашты. Чараны Бикмөхәмәтов Фидрат музыкаль яктан бизәде. Алып баручы - яшь сылуыбыз Азетдинова Филия. Төркем житәкчебез Ханова Гөлназ. Чыгышлар озын алкышларга күмелде. Өлкәннәрне шулай оештырып, дәртләндереп йөретүчеләргә бик зур рәхмәтлебез. (Ибраһимова Рәмилә, Кушнаренко татарлары Конгрессы әгъзасы), диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз