news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның Бүздәк районында 200 килолы бәлеш пешергәннәр

Башкортстанның Бүздәк районында 200 килолы бәлеш пешергәннәр
Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы

10 августта Башкортстанның Бүздәк районында «Бәлешфест-2024» традицион милли ашлар фестивале узды. Бәйрәмгә килүчеләргә республикабызда яшәүче халыкларның милли ризыкларыннан авыз итәргә, төрле эчлекләр белән бәлеш татып карарга мөмкинлек буды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Чара өчен махсус эшләнгән мичтә пешкән бәлеш быел 200 кг авырлыкта булып, аны теләгән һәркем авыз итә алды.

Концерт мәйданчыгында фестивальнең барлык кунакларын үзләренең җырлары белән танылган артистлар һәм фольклор коллективлары сөендерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot