news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Борай районы укытучысы: Татар теле бер генә сәгатькә калганга күңелем әрни

«Татар телендә рәхәтләнеп аралашып, балаларны да саф татар әдәби теленә сөйләшергә өйрәтеп чыгара идек элек», - диде Мәсүфә Әюпова.

Башкортстанның Борай районы укытучысы: Татар теле бер генә сәгатькә калганга күңелем әрни
Зилә Мөбәрәкшина

Борайның 3нче мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы Мәсүфә Әюпова татар теленең бер генә сәгатькә калганына борчыла.

«Бер генә бала да килешләрне, кушымчаларны, бәйләгеч, ымлык һ.б. темаларны белмичә калмый иде. Чөнки көн саен бер сәгать татар теле дәресе укытылды. Шулкадәр җайлы иде безгә. Хәзер ул ымлыкларны сөйләргә вакыт та юк. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына үзгәрешләр кертелгәч, башлангыч сыйныфта татар теле һәм татар әдәбияты бер генә сәгать укытыла башлады. Шуңа күңелем әрни», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, бер генә сәгать белән татар телен укыту авыр.

«Китапта бик күп материал бирелгән, аны бер сәгатьтә генә берничек тә биреп бетереп булмый. Дәресләр кайчак бәйрәмнәргә дә туры килә, шул бер сәгать төшеп кала. Русча сөйләшә торган балаларга бу рәвешле татар телен өйрәтеп булмый. Исем, фигыль, рәвеш турында гына сөйләп, шул турыда сорау биргәнгә, күпчелек бала русча җавап бирә. Утырып еларлык хәлләр. Өйдә дә, мәктәптә дә русча сөйләшәләр», - диде 40 ел стажлы укытучы.

Мәсүфә Әюпова Борай районында күпчелеге татарлар яшәвен әйтте. «Татарлар борынгы заманнан ук шушы җирлектә яшәгән. Татар телендә рәхәтләнеп аралашып, балаларны да саф татар әдәби теленә сөйләшергә өйрәтеп чыгара идек элек», - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100