news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның Борай районы Колай авылында «Самавыр бәйрәме» дигән фольклор кичә узган

Башкортстанның Борай районы Колай авыл клубында «Самавыр бәйрәме» дип исемләнгән фольклор бәйрәм узган. Бу хакта Башкортстан республикасы татарлары конгрессы ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.

Самавыр — ул гади көнкүреш әйбере генә түгел, ә безнең тарих, безнең күңел җылысы, безнең милләтнең кунакчыллык йөзе. Аның янында онытылган дуслар искә төшә, якыннарыбыз белән аралар якыная, күңелдә тынычлык урнаша, диелә хәбәрдә.

Бәйрәм тантаналы рәвештә башланып киткән. Милли костюмнар кигән алып баручылар авылдашларга самавырның бай тарихы, гаилә йолаларында һәм гореф-гадәтләрдәге роле турында сөйләгән. Аннан соң тамашачылар чай эчү белән бәйле борынгы риваятьләр һәм гореф-гадәтләр турында театраль тамаша караган.

Кунаклар халык уеннарында катнашкан, осталыкларын, традицияләрне белүләрен сынап караган. Уеннар күңелле музыка һәм шатлыклы аралашулар белән үрелеп барган. Бәйрәм җырлы-биюле концерт белән дәвам иткән. Сәхнәдә иҗат коллективлары, шулай ук күрше авыллардан килгән кунаклар чыгыш ясаган. Алар үзләренең музыкаль номерларын һәм татар халык ашларын алып килгән.

Оештыручылар кунакларны самавырда кайнаткан тәмле чәй һәм татар халкының милли ризыклары белән сыйлаган.

«Самавыр бәйрәме» гаилә кыйммәтләре, дуслык һәм мәдәни мирасны хөрмәт итүнең әһәмиятен искәртте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot