news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның Бишбүләк районында шагыйрә Әлфия Булатның иҗат кичәсе үтте

Башкортстанның Бишбүләк районында шагыйрә Әлфия Булатның иҗат кичәсе үтте
Фото: Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы

30 майда Башкортстан Республикасы Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез (Корган) авылы мәдәният йортында шагыйрә, «Илһам чишмәләре» төбәкара шигърият фестивале лауреаты, Башкортстан «Сәхипҗамал» татар хатын-кызлары оешмасы әгъзасы, Бишбүләк районының мәгариф, мәдәният, әдәбият, спорт тормышын үстерүгә күп өлеш кертүче милли җанлы Әлфия Булатның иҗат кичәсе үтте. Бу хакта Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы хәбәр итә.

Алып баручы Зөлфия Сәетгәрәева-Сәлахова шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты турында бик тә мавыктыргыч итеп сөйләде, Әлфия Булатның шигырьләрен туган авылы – Миякә районы Шатмантамак авылыннан килгән кунаклар, автор үзе укыды. Әлфия Габдулла кызы сүзләренә язылган җырлар кичәнең бизәге булды. «Кеше булып кал» җыры (Раил Едиханов музыкасы) Римма Фәрхетдинова башкаруында яңгырады.

Шагыйрәнең иҗатында төп темалар – гаилә кыйммәтләре, әти-әни-бала, туганнар мөнәсәбәте, нигез, туган җир турында уйланулар. Әлфия Габдулла кызы «Ата йорты» (2025), «Хәзинә тавы» (2026), «Сөю юлы» (2026) җыентыклары авторы, Бөтендөнья татар Конгрессынын Рәхмәт хаты (2017), Башкортстан Республикасы татарлары Конгрессы Рәхмәт хаты (2026) белән бүләкләнгән шагыйрә. Ул иҗат белән генә шөгыльләнми, Бишбүләк районының мәдәни тормышында да актив катнаша. Кыңгыр-Мәнәвез авылының «Өмет» татар халык театрының төп ролләрен башкаручы артисты да, «Ахирәтләр» фольклор ансамбле әгъзасы да. Шуның өстенә ул спорт сөюче кеше дә. Районда үткәрелүче спорт ярышларында чаңгы, йөзү, ату буенча һәрвакыт призлы урыннар яулый. Әлфия Булат – шагыйрә, артист, әни, картәни… һәм, әлбәттә, хатын-кыз!

Иҗат бәйрәмендә Башкортстан татарлары конгрессы идарә әгъзалары Дилбәр Әхтәмова, Ирек Бакиров, Илфир Котдусов, Айгөл Ахунова, Роберт Гаетбаев, Рөстәм Кашаев катнашты.

Дилбәр Гомәр кызы Әхтәмова – Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшриятының татар нәфис әдәбият бүлеге мәхәррире, Башкортстанның һәр районындагы татар авторлары, әдәби берләшмәләр белән элемтәдә тора. Бишбүләк районында яшәп, татар телендә иҗат итүче авторларны берләштерү максаты да яңгырады аның чыгышында. Гөлнара Шәйгарданова, Әлфия Булат бу тәкъдимне тормышка ашыру юлын табарга тырышачакларын белдерде.

«Ак Идел җире» төбәкне өйрәнүчеләр оешмасы җитәкчесе, Башкортстанның атказанган укытучысы Илфир Котдусов Әлфия Булатка Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчелегеннән сәламнәр тапшырды, дөньядагы матурлык туган җирне, нигезне, әти-әнине кадерләүдән башлануын, яхшы тәрбия алган балалар якты киләчәгебез булганын ассызыклады. «Башкортстан татар авыллары ассоцияциясе»нең идарә әгъзасы Ирек Бакиров та үз чыгышында шагыйрәгә матур әсәрләр иҗат итеп, алга омтылып яшәвен теләде. Катнашучылар шагыйрәгә бетмәс-төкәнмәс дәрт, сәламәтлек, илһам чишмәсенең тагы да көчлерәк тибүен теләп, рухи яктан баеп, күтәренке кәеф белән таралышты.

Башкортстан татарлары конгрессы әгъзалары Кыңгыр-Мәнәвез авылының данлыклы Салават коесы суын эчәргә дә, Наил Әхмәтгали улы Салаватовның шәхси музеен карарга да өлгерде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot