news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Беренче Президенты Мортаза Рәхимовны соңгы юлга озату вакыты игълан ителде

Башкортстанның Беренче Президенты Мортаза Рәхимовны соңгы юлга озату вакыты игълан ителде
https://t.me/radiyhabirov

Башкортстанның Беренче Президенты Мортаза Рәхимовны иртәгә, 13 гыйнварда, Уфадагы мөселман зиратында җирлиләр.

Мәрхүмне соңгы юлга озату мәрасиме Уфада «Башкортстан» дәүләт концертлар залында була. Рәхимовны җирләүне оештыру буенча дәүләт комитеты утырышында, республика башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча, шундый карар кабул ителгән.

9.00-12.00 сәгатьтә теләге булган һәркем республиканың Беренче Президенты белән хушлашырга килә ала. Мәтәм чарасы 12.00 сәгатьтә башлана. Бу турыда БР башлыгы сайтында хәбәр ителә.

Мортаза Рәхимовны соңгы юлга озату чаралары 11.00 сәгатьтән башлап Башкортстан иярченле телевидениесендә, «Башкортостан 24» һәм «Вся Уфа» телеканалларында туры эфирда күрсәтелә.

  • Башкортстанның Беренче Президенты Мортаза Рәхимов кичә 88 яшендә вафат булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100