news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның Беренче Президенты Мортаза Рәхимов вафат булган

Башкортстанның Беренче Президенты Мортаза Рәхимов вафат булган
https://t.me/radiyhabirov

Башкортстанның Беренче Президенты Мортаза Рәхимов 88 яшендә вафат булган. Бу турыда башта «Комсомольская правда» газетасы хәбәр итте, аннары РИА Новостига төбәк башлыгының матбугат хезмәтендә раслаганнар.

«Мортаза Гобәйдуллович вафат. Без үзен тулысынча республикага һәм Россиягә хезмәт итүгә багышлаган башкорт халкының бөек улы алдында баш иябез», – дип язган Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров телеграм-каналында.

news_right_1
news_right_2
news_bot