news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Белорет районында яңа сериал төшерәләр

Башкортстанның Белорет районында күп серияле «Точка. Ноль. Эпицентр» дигән нәфис фильм төшереләчәк. Фильм 5 июньнән 9 июльгә кадәр Team Films кинокомпаниясе заказы буенча эшләнә, дип хәбәр итте район башлыгы Андрей Иванюта. «Башинформ» шул турыда яза.

Киносервис хезмәтләрен читтән килүче кинематографистларга Уфаның «Урал кинопаркы» киностудиясе күрсәтәчәк. Ул Белорет кешеләренә фильм төшерүдә массакүләм күренешләр актерлары сыйфатында катнашырга тәкъдим итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100