Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның Бәләбәй татар гимназиясендә «Аулак өй» үткәргәннәр
Бу уку елында беренче “Аулак өй” чарасы белән 8Б сыйныфы укучылары чыгыш ясаган.

Ковид аркасында ике ел үткәрелми килгән традицияне кире кайтарып, Бәләбәй сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе укучылары «Аулак өй» белән сәхнәгә чыга. Бу хакта «Бәләбәй хәбәрләре»ндә Зәйфә Салихова яза.

Фото: © «Бәләбәй хәбәрләре»
Татар халкының борынгыдан яшәп килгән йоласын онытмау, яшәтү максатында татар гимназиясе укучылары аны сәхнәләштереп күрсәтә дә инде. Бу уку елында беренче «Аулак өй» чарасы белән 8Б сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Регина Гомәрова) чыгыш ясаган һәм тамашачыларның – укытучылар, башка сыйныф укучылары, кунакларның алкышларына ия булган. Уеннар, төртмә сүз, җыр-биюләр генә түгел, хезмәттән кайткан егетнең сөйгән кызы урынына әби урлап хур булуына да шаһит булган тамашачылар.

Фото: © «Бәләбәй хәбәрләре»
Балаларның җырга-биюгә сәләтләрен ачуга, туган телне өйрәнүгә булышлык итүче бу чара белән барлык сыйныф укучылары да гимназия сәхнәсенә чыгачак. Нинди шатлык, татар гимназиясендә чын татар яшьләре үсә, дип яза Зәйфә Салихова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз