Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанның Бакалы районында мәчет ачылды
«Атайсал» иҗтимагый проекты кысаларында Башкортстанның Бакалы районы Камай авылында мәчет ачылды. Аны төзү турындагы карар гражданнар җыенында кабул ителгән.
Камай мәчетен ачуны «Исәнмесез, авылдашлар!» бәйрәменә туры китергәннәр. Урман стадионында сәхнә куелган, җирле халыкны һәм кунакларны бәйрәмгә чакырып музыка яңгыраган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
Бу бәйрәм белән котларга авылдан чыккан кешеләр һәм күрше авылларда яшәүчеләр килгән иде. Авыл җирлеге башлыгы бәйрәмгә җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Сәхнәдә район мәдәният йорты артистлары һәм авыл мәдәният йорты үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясады.
Искәртик, «Атайсал» үзара ярдәмнең иҗтимагый проектын бер елдан артык элек, 2021 елның 1 мартында, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән эшләтеп җибәрделәр. Бу сүз башкорт теленнән тәрҗемә иткәндә «кече ватан» дигәнне аңлата.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз