Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның Бакалы керәшеннәре «Җакын дуслар җыелгач» концертын тәкъдим итте
Казанда Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәге Бакалы районы керәшеннәренең декадасын йомгаклау кысаларында «Җакын дуслар җыелгач» дигән исем астында концерт тәкъдим итте. Сәхнәдә Башкортстанның Бакалы районыннан килгән керәшен, татар, башкорт һәм рус иҗат коллективлары, ансамбльләре концерт күрсәтте.
Бакалыдан бу көнне барлыгы 80 кешелек делегация килгән иде. Татарстан Республикасы Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков та халыкны сәламләде һәм тамаша уңаеннан фикерләрен ирештерде.
«Бу чын бәйрәм! Татарстан Рәисе Администрациясе исеменнән cезне Татарстан җирендә ихластан сәламлим. Бу чара юктан гына килеп чыкмады. Моннан берничә ел элек Питрәч районы керәшеннәре инициативасы белән керәшеннәрнең декадаларын һәм айлыкларын үткәрү башланды. Ул вакытта Питрәч керәшеннәре Яков Емельянов үзәген күрергә килгән иде. Татарстан Рәисе ярдәме белән 2019 елда әлеге үзәк үз эшен башлап җибәрде. Ә аңа кадәр яңа үзәк ачылыр өчен зур эшләр башкарылды. Үзәкнең директоры Людмила Белоусованың да тырышлыгы бу җәһәттән олуг булды», – диде ул.

Ул шулай ук хәзер мондый чаралар үткәрүгә тирә-як төбәктәге керәшеннәр кушулуын да уңай бәяләде.
«Хәзер әлеге айлыклар һәм декадалар республика чикләреннән чыгып, Бакалы керәшеннәре дә бүген сәхнә тота. Барыгызга да сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм уңышлар теләп калам», – дип белдерде ул.
- Бакалы районы — Башкортстан Республикасының көнбатыш өлешендә, Ык һәм Сөн елгалары буенда урнашкан. Әлеге район Башкортстанның Илеш, Чакмагыш, Шаран районнары , ә көнбатышта - Татарстанның Азнакай, Мөслим һәм Актаныш районнары белән чиктәш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз