news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Баймак шәһәре башлыгы махсус операция зонасында улы белән очрашкан

Башкортстанның Баймак шәһәре башлыгы махсус операция зонасында улы белән очрашкан
Радмир Исәнбаевның "ВКонтакте"дагы сәхифәсеннән

Баймак шәһәре башлыгы Радмир Исәнбаев махсус хәрби операция зонасында улы белән очрашкан. Бу хакта «Башинформ» сайтына сылтама белән «Балтач таңнары» хәбәр итә.

Туган яклардан хәрби операциядә хезмәттәгеләргә ике «УАЗ» һәм «Газель» машиналары, исемле посылкалар, генераторлар, запчастьләр, палаткалар, азык-төлек һәм җылы киемнәр алып барып тапшыралар. Гуманитар ярдәм илтә баргач, 26 февраль көнне Радмир Исәнбаев анда улы белән дә очраша.

«Иң мөһиме, улымны күрә алдым. Бер сәгать чамасы бергә булдык. Күптән көтелгән, әмма бик кыска очрашу булды», — ди Радмир Исәнбаев.

Фото: © Радмир Исәнбаевның «ВКонтакте»дагы битеннән

Баймак шәһәр башлыгының улы Азамат нефть техник университетын тәмамлаган, соңыннан Уфада эшләгән. Исәнбаевларга повестка ике ай күрешмәгәннән соң, уллары хәл белешергә кунакка кайткач килгән. Сентябрь ахырында аны хәрби укуларга озаткан булганнар.

Фото: © Радмир Исәнбаевның «Вконтакте»дагы битеннән

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100