news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Байгилде авылы лицее укытучысы: Татар телендә сөйләшү кими бара

Киләсе елда федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча 5-8 сыйныфларда татар теле дәресе тагын бер сәгатькә кыскара.

Башкортстанның Байгилде авылы лицее укытучысы: Татар телендә сөйләшү кими бара
Зилә Мөбәрәкшина

Башкортстанның Нуриман районында Ришат Исмәгыйлев исемендәге Байгилде авылы лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Хәйретдинова әйтүенчә, татар телендә сөйләшү кимеп бара.

«Бу гаиләдән килә. Хәзер дәресләрдә татарча әйткәнне тәрҗемә итмәсәң, балалар аңламый. Элекке укучылар белән чагыштырганда, аерма бик зур. Элек укучылар белән бәхәсләшә, фикер алыша идек. Алар кыенсынып тормый иде. Хәзерге укучыларның нәрсәдер әйтәсе килсә дә, әйтә алмыйча торалар», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Байгилде лицее бинасы

Лицейда өч туган тел укытыла: татар, башкорт һәм рус телләре. «Ата-аналар туган телне сайлап, гариза яза. Безнең авылда татарлар күп, шуңа күрә күбесе татар телен укый. Татар теле 1-11 сыйныфларда укытыла. 1-4 сыйныфларда бер атнада бер татар теле һәм бер әдәбият дәресе укытыла. 5-8 сыйныфларда атнасына ике татар теле, бер әдәбият дәресе иде. Яңа стандартлар буенча, бер татар теле һәм бер әдәбият дәресе генә кала», - диде ул.

Гөлназ Хәйретдинова татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре җитәрлек булуын әйтте. «Татар теле дәреслеген Уфада китап нәшрияты чыгара, әдәбият дәреслекләре Татарстаннан кайта. Барысы да җитешә», - диде ул.

«Дәрестә телне яхшы һәм начар белүчеләр белән аерым шөгыльләнмибез, чөнки дәресләр сәгате болай да кыска, өлгереп булмый. Шулай да, татар телендә сөйләшкән әби-бабайлар булганда, балалар телне бөтенләй белми дип әйтә алмыйбыз. Башкорт теленнән аерым укытучыбыз бар, анда да йөрүче бар, чөнки лицейга башка авыллардан да укучылар килә. Байгилде авыл биләмәсенә унбер авыл керә, безгә Иглин районының ике авылыннан киләләр. Быел уку елында лицейда барлыгы 265 бала укый дип исәпләнә», - диде укытучы.

Лицей директоры Салават Исмәгыйлев әйтүенчә, бина 1993 елда төзелгән. «Лицейда укучыларыбыз робототехника белән шөгыльләнә, республикада һәм Россия дәрәҗәсендә призлы урыннар алабыз. Гаиләдә күбесе рус телендә сөйләшә, шуңа күрә татар телен сакларга тырышабыз. Татар телен укытабыз, әмма рус телен сайлаган балалар да бар, чөнки рус телен өйрәнеп, Бердәм дәүләт имтиханын яхшы бирергә телиләр. Ата-аналар белән сөйләшеп торабыз», - диде ул.

Соңрак Салават Исмәгыйлев «Казан утлары» баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Леронга мәктәп музее буенча экскурсия ясады. Ул экспонатларны җыю тарихын, нәселе һәм авыл тарихы турында тәфсилләп сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100