news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Аскын районы музее җитәкчесе: Шагыйрь Госман Садәнең архивы бездә саклана

«Госман Садәнең костюмы, фотолары, документлары бар. Кулъязмалары гына юк», - диде Әнзирә Ганиева.

Башкортстанның Аскын районы музее җитәкчесе: Шагыйрь Госман Садәнең архивы бездә саклана
Зилә Мөбәрәкшина

Башкортстан Республикасының Аскын районы Тарих һәм туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Әнзирә Ганиева шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Госман Садәнең шәхси архивы музейда саклануы турында әйтте.

«Госман Садәнең костюмы, фотолары, документлары – барысы да бездә саклана. Кулъязмалары гына юк», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Аның сүзләренчә, музей 2005 елда мәдәният сарае бинасында урнашкан булган. «Этнография, табигать, гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышын чагылдырган стендларыбыз бар иде. 2019 елда, ремонт башлану сәбәпле, безне аннан чыгардылар. Фондларыбыз мәктәп подвалында торды. Бер ел элек шушы бинага күчендек. Ремонт кирәк, акча юк, диләр. Ремонт булыр, дип өметләнәбез, материалларыбыз күп бит. Мәдәният сараена кире кайту юк – проект буенча аннан музейны чыгарганнар», – диде ул.

Бер төркем язучылар – «Мәдәни җомга» газетасы мөхәррире Вахит Имамов, «Казан утлары» журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин һәм «Безнең мирас» журналы мөхәррире Ләбиб Лерон музей хезмәткәрләренә Госман Садәгә багышланган аерым почмак яисә стенд булдырырга киңәш итте. «Госман абыйның аерым почмагын да ясасагыз, яхшы булыр иде», – дип әйтте алар музейда очрашуда.

  • Госман Мохтасар улы Зәйнетдинев (тәхәллүсе – Госман Садә) – татар шагыйре, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1994 елдан), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1988 елдан). Ул 1949 елның 23 февралендә Башкортстанның Аскын районы Әмир авылында игенче гаиләсендә туа. 1967-1972 елларда Уфада Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.
  • 1972-1979 елларда Татарстанның сәяси-иҗтимагый журналы «Коммунист Татарии» («Татарстан коммунисты») журналында тәрҗемәче, ә 1979 елның февраленнән «Яшь ленинчы» газетасы редакциясенә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Бу газетада шактый еллар эшләгәннән соң, аның журналистлык хезмәте 90нчы елларда республиканың «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт» газеталарында дәвам итә. 2005 ел башыннан гомеренең соңгы көненә кадәр «Шәһри Казан» газетасы редакциясенең әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли.
  • Ул шулай ук композиторлар тарафыннан көйгә салынган һәм халык арасында популярлык казанган милли рухлы «Әссәламегаләйкүм», «Рамазан», «Җомга азаны» кебек җыр текстлары авторы буларак та билгеле.
  • 2014 елның 14 гыйнварында 64 яшендә вафат була. Яшел Үзән районы Осиново бистәсе зиратында җирләнгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100