news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның «Акбузат» журналы Донецк балалары өчен махсус номер чыгарган

Башкортстанның «Акбузат» журналы Донецк балалары өчен махсус номер чыгарган
Рәмис Латыйпов

Бүген Сочида узган «Бөтен Россия - 2022» форумында Башкортстан журналистлар берлеге мәгълүмат чараларын тәкъдим итте. Презентация кысаларында «Акбузат» балалар журналының Донецк халык республикасы балалары өчен чыккан махсус номеры тәкъдим ителде.

«Акбузат» балалар журналы 1991 елдан бирле чыга. Тиражы 5000 тирәсе. Махсус номер рус телендә 1000 тираж белән чыккан.

Журналда башкорт теле, Башкортстан, Бөек Ватан сугышында Донбасстагы каһарманлыгы өчен Советлар Союзы герое исеменә лаек дип табылган Миңнегали Шәйморатов турында мәгълүмат бирелгән.

Журналны чыгаруда Донбасс балалары да катнашкан. Аларның рәсемнәре, язмалары урын алган. Аларның берсе - Донецк укучысы Екатерина Ярошевичның «Путевые заметки Ангела Донбасса» язмасы видеороликта да тәкъдим ителде. Ул Донецкида үлгән бала истәлекләре рәвешендә язылган. «Без бу номерны елый-елый чыгардык», диде баш мөхәррир.

Башкортстан журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков Донецк халык республикасы журналистлар берлеге белән хезмәттәшлек турында меморандум төзелүен әйтте.

Кунакларны башкорт матбугат чаралары белән таныштырдылар һәм милли ризыкларыннан авыз итеп карарга тәкъдим ителде

Сочида яшәүче Рәхилә Таипова Башкортстан турында җыр башкарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100