news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстаннан Хисаметдин Исмәгыйлев: Татарстанның терәген тою безгә көч, илһам бирә

Хисаметдин Исмәгыйлевне «Татмедиа» җәмгыяте исеменнән 70 яшьлек юбилее белән Вахит Имамов һәм Ләбиб Лерон котлады.

Башкортстаннан Хисаметдин Исмәгыйлев: Татарстанның терәген тою безгә көч, илһам бирә

Башкортстанның Стәрлебаш районы Тормай авылында яшәп иҗат итүче язучы Хисаметдин Исмәгыйлев Татарстанның терәген тою Башкортстан татарларына көч һәм илһам бирүен әйтте.

Хисаметдин Исмәгыйлев – «Казан утлары», «Безнең мирас» журналларының, «Мәдәни җомга» газетасының даими авторы. 2021 елда «Казан утлары» журналы аның «Никах» дип исемләнгән кесә китабын чыгарды.

Хисаметдин Исмәгыйлев 17 февральдә 70 яшен тутырды. Аны «Татмедиа» җәмгыяте исеменнән юбилее белән котларга «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов һәм «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон 21 мартта Стәрлебашка килде. Район үзәге китапханәсендә язучы белән очрашу узды.

«Башкортстанга бер баргач, кардәшебезне шәхсән котларбыз дигән ниятебез бар иде. Ниһаять, андый мөмкинлек туды», - диде Ләбиб Лерон.

Хисаметдин Исмәгыйлевнең юбилеен 2 мартта Стәрлебаш авылы мәдәният йортында зурлап уздырган булганнар. Бәйрәм чарасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, халык шагыйрьләре Марсель Галиев, Газинур Морат, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучылары - Руслан Сөләйманов, Дилбәр Булатова, Илдус Фазлетдинов, Мөнир Вафин һәм башкалар катнашкан.

«Хисаметдин Исмәгыйлевның иҗаты белән халык кызыксына, китапларын сораучылар күп. Үзем дә әсәрләрен укый башласам, туктала алмыйм. Язучының идеясе бар, сюжетлары мавыктыргыч. 2 мартта 70 яшьлек юбилеен үткәргәннән соң аңа игътибар тагы да көчәйде. Хисаметдин абый халыкны үз артыннан ияртеп бара торган шәхес. Ул, чыннан да, хөрмәткә лаек», - диде «Эстәрле» татар халык театрының режиссеры Зөлфия Гизетдинова.

Хисаметдин Исмәгыйлев үзенең иҗатына Татарстаннан игътибар зур булуын әйтте. «Юбилеем уңаеннан мине Татарстан аеруча олылады. Мин моңа бик рәхмәтле. Шундый игътибардан соң иҗат итү теләге артты. Үземне канатланган кебек хис итәм. Татарстанның терәген тою безгә көч һәм илһам бирә», - диде язучы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100