news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстаннан Радис Ногманов: Татар газетасы редакциясенә эшләргә яшь журналистлар килми

Башкортстаннан Радис Ногманов: Татар газетасы редакциясенә эшләргә яшь журналистлар килми
Владимир Васильев

Башкортстанның «Өмет» газетасы баш мөхәррире Радис Ногманов татар редакцияләренә татар телендә яза белгән хәбәрчеләргә кытлык булуын әйтте.

«Республикаларга бердәм булырга кирәк. Әгәр балалар туган телләрендә укый белмиләр икән, матбугатның да киләчәге кызганыч хәлдә булачак. Ун ел элек безнең редакциягә студентлар шаулап-гөрләп практика үтәргә дип килеп кергәннәр иде. Алар да өлкәнәйде. Иң яшь хезмәткәребезгә 40 яшь. Яңа кеше килми. Быел редакциягә кабул иткән иң яшь хезмәткәребез – Рәүф Идрисов», – диде ул Бөтендөнья татар конгрессында Россия төбәкләреннән килгән журналистлар белән очрашуда.

Аның әйтүенчә, элек авыллардан хәбәрчеләр күп булган. «Хәзер хәбәрчеләргә кытлык. Республика газетасы буларак, район газеталары редакцияләренә дә мөрәҗәгать итәбез. «Сезгә мәкалә язып бирерлек журналистларыбыз юк», – диләр. Казан федераль университеты базасында яшь татар журналистларын әзерләп чыгаралар, әмма алар безгә кайтып җитмиләр – Казанда калалар», – диде Радис Ногманов.

«Өмет» газетасы яшьләр матбугаты булып саналса да, без гаилә газетасы дип әйтер идем. Чөнки күп укучыларыбыз – урта буын һәм өлкән яшьтәге кешеләр. Сәбәбе – мәктәпләрдә туган тел дәресләре кыскару. Ничә ел элек мәктәпләргә баргач, укучылар татар телендә сәламлиләр, татарча сөйләшәләр иде. Бүгенге көндә шул ук авылга барып карасаң, балалар бакчасындагы балалар да русча сөйләшә. Мин инде аны киләчәктә татар матбугатына яздырырга тырышып була микән, дип тә уйламыйм. Мәгариф системасына басым ясарга кирәк, минемчә. Монда депутатларның да эше зурдыр», – дип саный баш мөхәррир.

Екатеринбургтагы «Саф чишмә» газетасы баш мөхәррире Фәвия Сафиуллина фикеренчә, балалар татар телен белеп үссен өчен, интернетта сыйфатлы татарча контент булдырырга кирәк.

«Интернетка керсәң, хатадан күп әйбер юк. Балаларны сыйфатлы татар телле контентка җәлеп итү ысулын табасы иде. Яшьләребез авылларда да татарча белмичә үсә. Мисал өчен, классташларым әйтүенчә, Арча районы Ашытбаш авылында да яшьләр үзара русча сөйләшә икән. «Интернет йогынтысы», – дип әйткән укытучылары. Ашытбаш бит ул Кырлай янында гына! Татарстандагы балалар авылларда үзара русча сөйләшкәч, чит төбәкләрдән нәрсә көтәбез? «Шаян ТВ» шаянланмады. Ул бик әйбәт башланып киткән иде, ләкин аны хәзер карамый башладылар. Нәрсәдер үзгәрде. Очсыз гына мультфильмнар булмасын иде. Интернетта кызыксындырырлык, мавыктыргыч татарча контент булсын иде», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100