news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстаннан Гүзәлия Яппарова You Tube хостингында татарча аудиохикәяләр каналы ачкан

Каналда Әнгам Атнабаев, Марат Кәбиров, Зилә Хисаметдинова, Мөнирә Сафина, Люция Әблиева кебек авторларның аудиоәсәрләре күп карау җыйган.

Башкортстаннан Гүзәлия Яппарова You Tube хостингында татарча аудиохикәяләр каналы ачкан
Гүзәлия Яппарованың шәхси архивыннан

Башкортстанда 16 ел рус теле укытучысы булып эшләгән Гүзәлия Яппарова You Tube хостингында «Гүзәл Яппарова укый» дигән канал ачып җибәргән. Анда ул татарча әсәрләрне телдән укып, видеоязмалар урнаштыра. Хәзерге вакытта каналга алты меңнән артык укучы язылган.

«Юлда йөрүчеләр, авырып ятучылар, күзләре начар күрүчеләр өчен аудиохикәяләр укырга булдым. Каналны ачу идеясе пандемия вакытында туды, чөнки үзем авырып ятканда мондый каналның кирәклегенә инандым. Аудиохикәяләрне тыңлыйлар, сорыйлар. Тавышымны яраталар, шуңа бик шатмын. Хикәяләрне вакытым булганда укып куярга тырышам», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Гүзәлия ханым әйтүенчә, ул әсәрләрнең үзенең күңеленә хуш килгәннәрен сайлый. «Кайбер әсәрләрне авторлар үзләре укуымны сорап яза. Төрлечә була», - диде ул.

Каналда Әнгам Атнабаев, Марат Кәбиров, Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова, Җәвит Шакиров, Ирек Габдрахманов, Зилә Хисаметдинова, Мөнирә Сафина, Люция Әблиева кебек авторларның аудиоәсәрләре күп карау җыйган. Шулай ук, татар әсәрләреннән тыш, төрле бәйрәмнәргә котлаулар, шигырьләр дә урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100