Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстаннан Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова «Мәхәббәттән татлы җимеш» китабын тәкъдим итте
«Безнең иң зур хыял – татар кешесен укыту», – диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Бүген «Татмедиа» бинасындагы «Әдәби кафе»да Башкортстанда яшәп иҗат итүче язучы, журналист Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинованың «Мәхәббәттән татлы җимеш» китабы тәкъдим ителде. Ул – «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте һәм «Казан утлары» журналы редакциясе белән берлектә бастырып чыгарылган кесә китаплары сериясендә 22нче басма. Бу проектта барлыгы 24 китап чыккан.
«Татмедиа» бу проектка зур миссия белән алынды. Безнең иң зур хыял – татар кешесен укыту. Китап укыган кеше газета, журнал да укыячак. Китап укучы арткан саен, бу безгә, журналистларга файдага гына. Әнә шундый идея белән без бу эшкә алындык. Бүгенге көндә инде 24 кесә китабы басылып чыкты. Бу китаплар – бүген Россиядә иң күп сатыла торган татар телле китаплар. Ай саен 3 мең тираж белән чыгалар, ел эчендә сатылып бетәләр», – диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Бу китапларның өч яңалыгы бар. Беренчесе – алар үзең белән йөртә торган, кесәгә сыя торган форматта. Икенчесе – алар китапханәдә тузан җыеп ята торган түгел, кеше бер тында укый торган эчтәлекле, җиңел тел белән язылган. Өченчесе – бу китаплар интернет аша таратыла, теләсә кайсы маркетплейста сатуга чыгарылган, аларны Россиянең теләсә кайсы почмагындагы татарлар заказ белән китертеп укыйлар», – ди Шамил Садыйков.
«Мәхәббәттән татлы җимеш» – Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинованың Татарстанда басылып чыккан беренче китабы. Мин аны бу вакыйга белән тәбриклим. Китап 3 мең тираж белән чыкты. Берничә ай эчендә сатылып бетеп бара. Бу – яхшы күрсәткеч», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе, китапның мөхәррире Ландыш Әбүдәрова.
Аның әйтүенчә, Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинованың бу китабы – хатын-кыз романының иң матур үрнәге.
«Автор татар әдәбиятындагы традицияләргә тугры калып, бүгенге көннең көчле рухлы татар хатын-кызы образын тудыра. Бүгенге көн татар хатын-кызында Еникиләр тудырган ак әбиләрдәге матур сыйфатлар әле бар икән, дигән фикергә этәрә роман. Рәхмәт, Дилә, бу образ өчен!» - диде Ландыш Әбүдәрова.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Бу роман – тормышымда очраган хатын-кызларның язмышларыннан, чын тарихлардан килеп чыккан әсәр. Төп героиням – бик күп татар хатын-кызларын үз эченә алган, җыелма образ. Әлеге әсәрдә һәр хатын-кыз үзен табар, дип уйлыйм. Романның китапка әверелүенә, үз укучысын табуына өлеш керткән һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм», – диде китапның авторы Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз