Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстаннан баш мөхәррир XV гасыр шагыйре Өмми Камал турында китап чыгарган
Башкортстанның «Кызыл таң» газетасы баш мөхәррире, филология фәннәре докторы Фаил Фәтхетдинов XV гасыр шагыйре Өмми Камал һәм аңа багышлап чыгарылган китабы турында сөйләде. Ул VII Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашты.
«Борынгы әдәбият белән студент вакытта ук кызыксына идем. Өмми Камалда иҗатында тукталдым. 1963нче елгы «Борынгы татар әдәбияты» китабында аның турында бер-ике җөмлә әйтелә. Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аның кулъязмасы сакланган. Мин күчерелмәсен алдым, анда 143 шигырь тупланган. Мин аларны тәрҗемә иттем, анализ ясадым. 1150 битлек китап итеп тупладым», – дип сөйләде ул.
Бу материалларын ул Татарстан китап нәшриятына тапшырган, тик анда басылмаган. «Китап чыкмаса, без шагыйрьдән колак кагар идек. 2023 елда Фәннәр академиясендә бу китап тулысынча басылып чыкты. 300 данә китапны фәнни даирәгә генә таратып була. Татарстан китап нәшриятында басылып чыкса, аны күп кеше белер иде», – диде ул.
Ул Өмми Камалның кем булуы турында аңлатып узды.
«Кем ул Өмми Камал? Аның чын исеме – Исмәгыйль. Аның туган һәм үлгән вакытына карата төрле карашлар яши. Шигырьләрен чагыштырып караганда, ул 1475нче елда үлгән. 1390нчы еллар тирәсендә туган дип фаразлыйбыз. Ул Төркиядә вафат булган, аның кабере бар. Төрле төрки халыклар аны үзенә тартырга тырыша. Үзбәкләр дә аны үзләренеке дияргә тырыша. Аның теле Әстерхан татарларына якын, дигән фаразым бар иде. Китап басылыр алдыннан кулыма бер кулъязма килеп керде. Анда Хаҗи-Тарханда тууы турында язылган. Әстерхан татарлары аны белә», – дип сөйләде ул.
Аның татарлар турында шигыре булуын да әйтте. «Суфилар дөнья булып йөргәннәр. Ул Кырымда булган, аннан Төркиягә чыккан. Татарлар турында аның шигыре бар. Татар нинди булырга тиеш дигәнгә җавабы бар. Укымышлы . тәрбияле, дини, үз милләте өчен торырдай кеше булырга тиеш дигән. Бу XV гасырда язылган», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз