news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстандагы сәнәгать зонасына пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән

Пилотсыз очкычлар ТР белән күрше Башкортстандагы сәнәгать зонасына һөҗүм иткән, дип хәбәр итә төбәк башлыгы Радий Хәбиров.

«Салават промзонасына дошман БПЛАларының массакүләм атакасы кире кагылды. Бәреп төшерелгән пилотсыз очкычлар җимерекләре төшү аркасында килеп чыккан төтен чыганаклары бар», - дип язган Хәбиров социаль челтәрләрдә.

Һөҗүм нәтиҗәләрен оператив хезмәтләр бетерә, дип өстәде ул. Зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot