news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда журналист Идрис Сәетгалиев вафат булган

Башкортстанда танылган журналист һәм республиканың атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Идрис Сәетгалиев 65 яшендә вафат булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Идрис Сәетгалиев 1961 елда Илеш районының Иштирәк авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Уфа педагогия училищесына укырга керә, соңыннан Башкорт дәүләт университетында белем ала. 1984 елда ул хезмәт юлын «Кызыл таң» республика газетасында башлый.

Идрис Сәетгалиев газета чыгаруның бар баскычын да уза – стажер, корректор, үз хәбәрче, җаваплы мөхәррир урынбасары, бүлек мөдире, «Кызыл таң» газетасының җаваплы сәркатибе булып эшли. Шулай ук Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә дә белем ала.

2006 елдан Идрис Сәетгалиев «Кызыл таң» газетасының икътисад бүлеге мөхәррире була. Икътисад буенча иң яхшы язмаларга республика һәм бөтенроссия бәйгеләрендә күп тапкыр җиңә, «Кызыл таң» газетасында ике тапкыр ел лауреаты була. 2007 елда аңа «Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре» исеме бирелә. Шулай ук ул Башкортстан һәм Россия журналистлар берлеге әгъзасы була.

Идрис Сәетгалиевны иртәгә, Илеш районының Иштирәк авылында җирлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot