Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда язучы Зифа Кадыйрова укучылары белән очрашты
14 ноябрьдә Башкортстанның Чишмә районында язучы Зифа Кадыйрова белән иҗади очрашулар узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Язучының иҗатын яратучылар аның белән шәхсән аралашу, тормыш юлы, әдәби иҗаты һәм илһам чыганаклары турында күбрәк белде. Очрашулар район халкында зур кызыксыну уятты. «Бу очраклы түгел: Зифа Кадыйрованың китаплары укучылар арасында зур популярлык казана, алар даими рәвештә яңадан басылып чыга, ә күп кенә әсәрләре абруйлы «Ел китабы» бәйгесендә җиңү яулаган», диелә хәбәрдә.
Иҗади очрашулар Чишмә районының берничә китапханәсендә узды. Мондый чаралар рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауда, китап укуны популярлаштыруда һәм район халкын хәзерге татар әдәбияты белән таныштыруда зур әһәмияткә ия.
Очрашулар катнашучыларга күп кенә җылы хис-кичерешләр, онытылмас тәэсирләр бүләк итте, шулай ук язучы белән турыдан-туры аралашу аша әдәбият дөньясына якынаю мөмкинлеге тудырды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз