news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше һәлак булган

Башкортстанда коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше һәлак булган. Бу хакта Башкортстан Прокуратурасы һәм Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте бүген кич республиканың Белорет районында Уфа-Инзәр-Белорет трассасының 195нче километрында була, анда «Лада Ларгус» һәм «УАЗ Патриот» автомобильләре бәрелешкән.

Һәлакәттә «Ларгус» йөртүчесе һәм дүрт пассажиры һәлак булган. Моннан тыш, «Лада»ның 15 яшьлек пассажиры зыян күргән. Кызны хастаханәгә салганнар. шулай ук «Патриот»ның өч яшьлек пассажирына медицина ярдәме күрсәтелгән.

Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү эше башланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot