Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда юл һәлакәтендә вафат булган халык артисты Фаим Әхмәтҗановны искә алалар
Башкортстанда Стәрлетакмак актеры, Башкортстанның халык артисты Фаим Әхмәтҗановны искә алалар. Искәртик, 2022 елның 29 мартында Белорецк районында йөк машинасы белән бәрелешү аркасында җиңел автомобиль йөртүчесе һәм пассажир һәлак була.
31 мартта Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсенең Илшат Юмагулов исемендәге Башкортстан драма театрында «Һауалар оса ике аҡош, Йыраҡтарға моңдары...» дип аталган БР халык артисты Фаим Әхмәтҗанов һәм аның тормыш иптәше Хөснә Әхмәтҗанованы искә алу кичәсе була. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада танылган мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре, хезмәттәшләре, Әхмәтҗановлар гаиләсенең дуслары, «Караван-сарай» төркеме, популяр артистлар Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Илшат Юмагулов исемендәге Башкорт драма театры, Бию театры коллективлары катнаша.
Зур экранда Фаим Әхмәтҗанов катнашындагы спектакльләрдән өзекләр күрсәтеләчәк, башкорт халык җырлары, биюләр, инструменталь композицияләр тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз