news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда югалган 14 яшьлек үсмерне Татарстанда эзлиләр

23 февральдә Башкортстан Республикасының Учалы районы Иске Муйнак авылында яшүсмер югалган. Бу хакта «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отряды хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, үсмер Татарстан Республикасы территориясендә булырга мөмкин.

14 яшьлек үсмер карасу зәңгәр куртка, кара чалбар, карасу зәңгәр кроссовка һәм бәйләнгән кара башлык кигән.

Билгеләре: буе – 140 сантиметр, ябык гәүдәле, карасу коңгырт чәчле, коңгырт-кара күзле.

Үсмерне күрүчеләр яки аның кайда икәнен белүчеләр булса, 112 яки 8-800-700-54-52 телефоннарына шалтыратуны сорыйлар. Бу турыда «Татар-информ» яза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100