news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда җырчы Мәҗит Алкин вафат булган

Башкортстанда җырчы, фольклорчы, профессор, Башкортстанның атказанган артисты Мәҗит Алкин вафат булган.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, җырчы 26 мартта туган авылында җирләнгән. Җырчыга 82 яшь булган.

Музыкаль мәдәниятне үстерүдәге зур казанышлары өчен Мәҗит Алкинга «Башкорт АССРның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән. Мәҗит Алкин күп еллар актив һәм нәтиҗәле фәнни-методик эш алып барды. 1971 елда диссертация яклый.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot