news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда язучы, тәрҗемәче һәм журналист Рәшит Сабитов вафат

Башкортстанда язучы, журналист, СССР матбугаты отличнигы, Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Сабит вафат булган. Аңа 85 яшь иде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Рәшит Мәхмүт улы Сабитов 1968 елдан «Кызыл таң» республика газетасының әдәби хезмәткәре була. 1975 елдан «Пионер» журналы редакциясендә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. 1979-1988 елларда Сабитов Башкортстан китап нәшриятының өлкән мөхәррире итеп билгеләнә. Кабат «Кызыл таң» газетасы редакциясендә эшли, аннары «Заман-Башкортстан» газетасының баш мөхәррире урынбасары була. 1997 елдан «Тамаша» журналының җаваплы секретаре итеп куела.

Озак еллар Башкортстан Язучылар берлеге каршында татар язучылары секциясен җитәкли. 2011 елга кадәр язучылар оешмасының әдәби консультанты булып эшли.

Рәшит Сабитов зур әдәбиятка 1960 елларда килә. Ул Рәшит Сабит тәхәллүсе белән китаплар бастыра. Аның «Йәшлегем йөҙө» дигән беренче шигырьләр китабы 1980 елда чыга, шулай ук ул - хикәяләр һәм повестьлар җыентыклары авторы.

Ул берничә ел яңа әсәр - Себер тарихы белән бәйле тарихи роман өстендә эшли. Бу күләмле әсәрнең сюжеты нигезенә Себер ханлыгы чорындагы вакыйгалар яткан, ә аның төп герое булып төрки халыклар тарихында әһәмиятле шәхес - Кучум хан торган.

Рәшит Сабитов әсәрләре рус, украин, казах телләренә тәрҗемә ителгән. Үзе Демьян Бедный, Константин Иванов, Михаил Львов һәм башка шагыйрьләр әсәрләрен башкорт теленә тәрҗемә иткән. Рәшит Сабитовның шигырьләренә композиторлар Хөсәен Әхмәтов, Нариман Сабитов, Данил Хәсәншин көйләр язган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100