Башкортстанның Бакалы районы мәдәният йортына язучы Нәҗип Асанбаев исемен биргәннәр
Башкортстан Республикасының Бакалы районы мәдәният сараена башкорт әдәбияты классигы, легендар «Кызыл паша» авторы Нәҗип Асанбаев исеме бирелде.
Башкортстан Республикасы хөкүмәтенең шул турындагы карары 2023 елның 23 гыйнварында имзаланды һәм хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылды. «Башинформ» шул турыда яза.
Язучы исемен мәңгеләштерү турындагы тәкъдим Башкортстан Республикасының Бакалы районы администрациясеннән килгән. Чараларны финанслау Бакалы районы администрациясе бюджеты хисабына башкарылачак. Карарның үтәлешен тикшереп тору Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры – икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратовка йөкләнгән.
- Нәҗип Асанбаев (Николай Васильевич Асанбаев) (1921-2013) – күренекле прозаик, шагыйрь, драматург, җәмәгать эшлеклесе, ул Бөек Ватан сугышында да катнашкан.