news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда язучы Идрис Туктарның 130 еллыгын билгеләп үттеләр

Башкортстанда язучы Идрис Туктарның 130 еллыгын билгеләп үттеләр
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Башкортстанның Благовар районы Балышлы авылы китапханәсендә язучы, китапханәче һәм өч сугышта катнашкан Идрис Туктарның тууына 130 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Идрис Туктар 1896 елның 2 октябрендә Башкортстанның Благовар районы Балышлы авылында туа. Аның гомере тулы бер чорны чагылдыра: ул Беренче бөтендөнья, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларының авырлыкларын кичерә. Казан педагогика институтының әдәбият факультетын тәмамлаганнан соң, Идрис Туктар үзен мәдәнияткә һәм мәгърифәтчелеккә багышлый. Ул Свердловск, Киев, Яшел Үзән шәһәрләрендә журналист һәм китапханәче булып эшли, ә 1947-1951 елларда Яшел Үзән шәһәренең үзәк китапханәсен җитәкли.

Кичәне алып баручы Фәния Гомәрова язучының катлаулы тормыш юлы турында тәфсилләп сөйләде. Педагогик хезмәт ветераны Әлфира Мөсәлләмова кунакларга юбилярның биографиясендәге аз билгеле фактлар турында сөйләде, ә Ямакаев авылыннан китапханәче Айдар Карачурин авторның иҗаты буенча мавыктыргыч викторина үткәрде. Шулай ук Канзафар бәк исемендәге мәдәни-агарту үзәге җитәкчесе Гөлфирә Әхмәтшина да җылы сүзләрен җиткерде.

Мәктәп укучыларының чыгышы кичәнең бизәге булды. Алар Идрис Туктарның хезмәт, дуслык һәм изгелек турындагы хикәяләрен укыды. Бәйрәм атмосферасын үзешчән сәнгать артистларының музыкаль номерлары тулыландырды.

Юбилей уңаеннан китапханәдә «Якташыбыз Идрис Туктарның якты истәлегенә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда язучының әсәрләре һәм аның тормышы турында архив материаллары тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot