news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда язучы һәм педагог Камил Фазлетдинов вафат булган

Башкортстанда язучы һәм педагог Камил Фазлетдинов вафат булган

Башкортстанның атказанган укытучысы һәм Башкортстан мәгариф отличнигы Камил Фазлый (Камил Фазлетдинов) вафат булган. Аңа 75 яшь иде. Бу хакта «Агыйдел дулкыннары» Телеграм-каналы сәхифәсендә хәбәр ителә.

  • Камил Фазлетдинов - филология фәннәре кандидаты, Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Илдус Фазлетдиновның әтисе.

Камил Нәҗмиевичның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша, диелә хәбәрдә.

Камил Фазлетдинов 1949 елның 15 февралендә Бәләбәй районының Тузлыкуыш авылында туа. 1975 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлагач, Тузлыкуыш урта мәктәбендә укыта башлый, ә 1983 елдан 1994 елга кадәр аның директоры була.

1997 елдан ул Язучылар берлегендә тора, ә 2005 елда Россия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы була. Аның әсәрләре рус һәм башкорт укучыларына да билгеле була. «Тырыш пионер» исемле беренче шигыре 1963 елда, автор 7нче сыйныфта укыганда, «Башкортстан пионеры» газетасында басылып чыга. 1993 елда аның эшләре «Водопад» («Китап» нәшрияты) җыентыгына керә, ә «Бельские просторы» журналы аның шигырьләрен һәм прозасын берничә мәртәбә бастыра.

Камил Фазлый — Т.Максимова (1988), Б. Искужин, Ф. Кәрим (2000), Р.Усманов (2003), Д.Булаков (2009) һәм Р. Заманов (2010) исемендәге премияләр лауреаты.

news_right_1
news_right_2
news_bot