Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда язгы ташу сәбәпле ике районда транспорт хәрәкәте чикләнгән
Башкортстанның ике районында, язгы ташу күтәрелү сәбәпле, транспортның барлык төрләре өчен хәрәкәт ябылу вакыты озайтылды. Бу хакта «Башинформ»га республиканың транспорт Министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
Иглин районында Иглин авылының көньяк урау юлында 4+400 - 4+550 км участогында 5 апрель 18.00 сәгатькә кадәр хәрәкәт чикләнгән. Бу урынны Уфа – Иглин – Кызылъяр – Павловка юлы буенча урап узарга мөмкин (схемада яшел белән билгеләнгән).
Шулай ук Бишбүләк районында Набережный авылына керү юлының 1+900 км 10 апрель 18.00 сәгатькә кадәр ябык. Айыт һәм Боголюбовка аша урап узарга мөмкин.
Юл хезмәтләре кизү тора. Ашыгыч хезмәтләрне чакыру телефоны – 112. Башкортстан Республикасының юл хуҗалыгы идарәсе диспетчерлыгы номеры: 8-927-955-11-00, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз