news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда яшүсмер вейп тартканнан соң үлгән

Башкортстанда 16 яшьлек яшүсмер вейп тартканнан соң үлгән. Бу хакта Башкортстанның премьер-министры урынбасары Урал Кильсенбаевка сылтама белән ТАСС яза.

«Балага нибары 16 яшь иде. Шаһитлар сүзләренчә, электрон тәмәке тартканнан соң аның хәле начарлана: ул егыла һәм тыны кысыла башлый. Табиблар аның тормышы өчен көрәштеләр, әмма яшүсмерне коткарып кала алмадылар», – дип билгеләде ул.

Егетнең гәүдәсе Бәләбәй тулай торакларының берсендә табылган, дип өстиләр Тикшерү комитетында. Хәзерге вакытта яшүсмер үлеменең сәбәпләре ачыклана, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot