Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда яшәүче Рөстәм Нәбиев Килиманджаро тавына республика флагын кадаган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Башкортстанда яшәүче Рөстәм Нәбиев Килиманджаро тавы түбәсенә республика әләмен кадаган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә якташының әлеге батырлыгы турында язып чыккан.
«Рөстәм Нәбиев Россиянең иң югары ноктасын – Эльбрус тавын һәм Непалдагы 8 мең метр биеклегендәге Манаслу тавын буйсындырган иде инде. Хәзер, моннан берничә көн элек, ул Килиманджарога да барып җитте. Кылган батырлыгың һәм башкаларга лаеклы үрнәк күрсәткәнең өчен рәхмәт!» - дигән Хәбиров.
Экспедиция 2 декабрьдән 8енә кадәр дәвам иткән. 8 декабрьдә 4.30 сәгатьтә ул инде Килиманджаро түбәсендә – Африка континентының иң югары ноктасында – 5 895 метр биеклегендәге Ухуру пигында басып торган.
«Туган республикам – Башкортстан флагын Килиманджаро түбәсенә кадап куюым һәм шул рәвешле аны илдән читтә данлавым белән бик тә горурланам. Шулай ук зур горурлык белән Россия әләмен дә күтәрдем. Мондый нәтиҗәгә ирешүемә шатмын», - диде Рөстәм Нәбиев «Башинформ» агентлыгы хәбәрчесенә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз