news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда яшәүче меңләгән кеше «Шәйморатов генерал» җырын башкарачак

Башкортстанда «Шәйморатов генерал» җыры (Кадыйр Даян сүзләре, Заһир Исмәгыйлев көе) күптән халык җырына әверелде. Аны Башкортстанда, Россиянең төрле почмакларында җырлыйлар. Быел әлеге җыр язылганга 80 ел тула.

Халык иҗатының республика үзәге «Хәтер җире» республика марафоны кысаларында узачак «Шәйморатов генерал» киңкүләмле патриотик акциясендә катнашырга чакыра. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

9 майда республиканың төрле почмакларыннан катнашучылар берьюлы «Шәйморатов генерал» җырын башкарачак.  

Акция республиканың барлык мәдәни-ял итү учреждениеләрендә узачак, анда теләге булган һәркем катнаша ала.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot