Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда яшь ярымлык бала елгада батып үлгән
Башкортстанда Ай елгасында яшь ярымлык бала батып үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсе мәгълүматларына таянып, ТАСС хәбәр итә.
«Яшь ярымлык баланың Ай елгасы янында хәбәрсез югалуы факты буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү версиясе буенча, 11 майда Мәсәгут авылы янындагы урман массивында әнисе һәм башка өлкәннәр белән бергә булган кечкенә бала караучысыз калган һәм хәбәрсез югалган», – дип сөйләделәр ведомствода.
Баланың мәете югалу урыныннан 7 км ераклыкта табылган. Хәзерге вакытта барлык кирәкле экспертизалар үткәрелә, ә ата-анасының гамәлләренә хокукый бәя бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз