news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда яңа мәчет ачылды

Башкортстанда яңа мәчет ачылды
https://www.bashinform.ru/

Башкортстанның Бриштамак авылында 10 июльдә яңа мәчет ачылды. Бу хакта республиканың Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта сөйләде, дип хәбәр итә «Башинформ».

Бу авылда яшәүче Роберт Габитов һәм Мәүлет Солтанов 2018 елда мәчет төзергә булды. Аларга барысы да диярлек булышты. Дин йортына җир мәйданын Бану Илһамова бирде. Мәүлет Солтанов – имам-хатыйб, кирәкле документларны рәсмиләштерде. Миңнехан Гайнетдинов биргән бураны авыл халкы бергә күтәрде.

Роберт Габитов түбә ябу өчен төзелеш материаллары алып кайтты һәм имам-хатыйб белән бергә мәчет төзү процессын оештырып йөрде. Илгиз Гыйзәтуллин койма өчен штакетник, Рөстәм Илһамов кирәкле пиломатериаллар бирде. Илдар Абдуллин эретеп ябыштыру эшләрен башкарды.

Параолимпия чемпионы, Бриштамак авылында туган Ирек Зарипов та авыл халкына «Атайсал» проекты буенча ярдәм итте. Авыл старостасы Миңнегали Гаделшин белән мәчетне халык үзе төзеп бетерде, аларга бу эштә күп санлы спонсорлар ярдәм итте», — дип язган Андрей Иванюта социаль челтәрләрдә.

Район башлыгы мәчетне мөселманнар өчен көтеп алынган бүләк дип атады һәм тагын бер иман һәм игелек урыны барлыкка китерүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100