Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда XXIV республикакүләм Курай бәйрәме узачак
Башкортстанда Гата Сөләйманов исемендәге XXIV республикакүләм Курай бәйрәме була. Ул 16-17 майда Октябрьский шәһәрендә узачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Бәйрәм милли музыка коралы – курайга багышланган һәм башкару традицияләрен саклау һәм үстерүгә, шулай ук гаилә иҗаты традицияләренә ярдәм итү һәм үстерүгә, буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга юнәлтелгән, дип хәбәр итә Башкортстан Республика халык иҗаты үзәге матбугат хезмәте.
Программада: үзешчән һәм профессиональ курайчылар – солистлар һәм ансамбльләр арасында конкурс; иҗади лаборатория; җиңүчеләр һәм бәйрәм кунаклары катнашында йомгаклау чарасы. Бәйге берничә яшь категориясендә узачак, һәр катнашучы үзенең музыкаль осталыгын күрсәтә алачак. Конкурста катнашучыларның чыгышларын бәяләячәк жюри составына танылган курайчылар, сәнгать осталары, фольклорчы галимнәр, халык сәнгате белгечләре, Курай бәйрәме конкурсларында гран-при иясе булучылар керә.
Гаризалар 10 майга кадәр кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз