news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Хәния Фәрхине искә алалар

Башкортстанда Хәния Фәрхине искә алалар
"Татар-информ" архивы

27 июльдә Башкортстанның Тәтешле районында легендар җырчы Хәния Фәрхине искә алалар. Тамашачының яраткан кызы, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисткасы вафат булганга алты ел булды. Бу хакта «Башинформ» яза.

«Аның иҗатын яраткан һәркем җырчы һәйкәле янына килеп чәчәкләр сала ала. Бүген иртән район мәдәният сарае мәйданында аның популяр җырлары яңгырый», диелгән хәбәрдә.

«Без Хәния Фәрхине мәңгегә онытмабыз. Йөрәкләрдә аның җырлары, иҗаты яши», — дип билгеләп үттеләр район мәдәният идарәсендә, дип яза «Башинформ».

news_right_1
news_right_2
news_bot