Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә бәйге уза
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
15-16 майда Башкортстанның Борай авылында Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә башкорт һәм татар халык җыры буенча II төбәкара бәйге узачак. Беренче көнне бәйге, ә икенче көнне гала-концерт була. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Быел бәйгедә катнашу өчен Татарстанның һәм Башкортстанның профессиональ һәм һәвәскәр башкаручыларыннан 30дан артык гариза килгән. Бәйгедә катнашучыларны Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Идрис Газиев җитәкчелегендә жюри бәяләячәк. Жюрида: Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе солисткасы Зөһрә Шәрифуллина, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Фәдис Ганиев, Башкортстанның атказанган артисты Фәридә Тимербаева, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Тимербаев, татар һәм башкорт эстрадасының популяр җырчысы Илһам Шәриф.
Чара Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиеваның истәлеген мәңгеләштерүгә, башкорт һәм татар халык җырларын яшь үзешчән һәм профессиональ башкаручыларны ачыклауга, үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә, тугандаш халыкларның мәдәниятләрен үстерүгә, үзара баетуга юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз