news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл ачылачак

Башкортстанда Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл ачылачак
Фото: © «Татар-информ»

Башкортстанның Шаран районында танылган җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл ачылачак. Монументны Шаран авылының үзәк мәйданында урнаштыралар, дип хәбәр итә «Башинформ».

Фән Вәлиәхмәтов һәйкәлен ачу тантанасы 28 июньдә була. Халык артистын искә алырга башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары җыелачак.

Фән Вәлиәхмәтов 2024 елда вафат булды. Аңа 74 яшь иде.

Фән Вәлиәхмәтов 2013 елда Шаран районының Мактаулы гражданины исеменә лаек булды. Аның таланты һәм хезмәте туган районында югары бәя алды. Аңа шулай ук мактаулы исемнәр бирелде: Башкортстан Республикасының (2011) һәм Татарстан Республикасының (2007) халык артисты, БАССР (1989) һәм Татарстан Республикасының (1994) атказанган артисты. 2021 елда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров артистка Салават Юлаев орденын тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot