Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда «Урал-батыр» эпосының мультимедиа китабы чыгачак
Башкортстанда икенче мәртәбә «Урал-батыр» башкорт халык эпосы көне билгеләп үтелде. Әлеге бәйрәмдә Башкортстан башлыгы Урал батыр турында мультимедиа китабы чыгуы турында игълан итте. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Башкорт әдәбиятының бу шедеврын тагын да күбрәк балалар һәм олылар ачсын өчен бөтен республика буенча тантаналы, белем бирү һәм агарту чаралары үткәрелә.
Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты күп еллар эпосны популярлаштыру белән шөгыльләнә. Аны башкорт, рус, инглиз, француз, кыргыз телләрендә чыгара. Басмаларның классик һәм бүләк вариантларыннан тыш, балалар өчен версияләр дә бар — әкиятләр, буяулар.
Якын арада кибетләрдә мультимедиа кушымтасы белән башкорт телендә «Урал Батырда кунакта» китабы чыгачак. Укырга гына түгел, телефонда яки компьютерда уйнарга да мөмкин булачак.
- «Урал-батыр» - башкорт фольклорының иң зур һәм борынгы эпик әсәре. Ул 1910 елда Башкортстанның ерактагы районнарында урнашкан авылларга этнографик экспедиция вакытында фольклорчы Мөхәмәтша Бурангулов тарафыннан язып алынган. Хикәят яхшылык белән начарлык көрәше, максатка ирешү өчен үзеңне корбан итү һәм батырлык турында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз