Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда «Урал батыр» эпосына багышланган флешмоб уза
Башкортстанда «Урал батыр» башкорт халык эпосын башкару буенча онлайн-флешмоб уздыралар. Катнашу өчен «Урал батыр» эпосының фрагментын башкорт, рус яки башка телләрдә башкарырга кирәк һәм социаль челтәрләрдә видеоны #финыйден фольклора #МКРБ #РЦНТ #Уралбатыр хэштэглары белән урнаштырырга кирәк. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Флешмоб 17 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
- «Урал батыр» эпосы-башкорт әдәбиятының иң борынгы һәйкәле. Ул 4576 шигъри һәм 19 проза юлларыннан тора. Эпос меңнәрчә еллар дәвамында барлыкка килә. Текст буыннан-буынга телдән-телгә тапшырылган. Эпос беренче тапкыр 1910 елда Мөхәммәтша Бурангулов тарафыннан язып алына. Төп нөсхәсе (кулъязма язмасы) сакланмаган. РФА Уфа фәнни үзәгенең фәнни архивында латин шрифтында берничә кулъязма төзәтмәләр белән 180 битле оригинал сакланып калган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз