Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда «Урал батыр» эпосы көнен билгеләп үтәчәкләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Башкортстан башлыгы указы нигезендә «Урал-батыр» эпосы көне 8 июньгә билгеләнгән. Әлеге дата ел саен билгеләп үтеләчәк. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
- «Урал-Батыр» эпосы Башкортстанның әдәби һәйкәле булып санала. Хикәят 1910 елда Башкортстанның ерактагы районнарында урнашкан авылларга этнографик экспедиция вакытында фольклорчы Мөхәмәтша Бурангулов тарафыннан язып алынган. Хикәят яхшылык белән начарлык көрәше, максатка ирешү өчен үзеңне корбан итү һәм батырлык турында.
Республика хөкүмәтенә Башкортстан Республикасында «Урал-батыр» эпосы көнен әзерләү һәм үткәрү белән бәйле чаралар планын төзү һәм раслау, чараларны финанслау чыганакларын билгеләү эше йөкләнде.
Муниципалитетларга «Урал-батыр» башкорт эпосын популярлаштыруга юнәлтелгән чаралар планлаштырырга киңәш ителә, диелә хәбәрдә.
«Башинформ» хәбәр иткәнчә, «Урал-батыр» «Китап бәйрәме» халыкара китап ярминкәсенең төп китабы булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз