news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда «Урал батыр» эпосы көнен билгеләп үтәчәкләр

«Шүлгәнташ» музей комплексында 6 июньдә «Урал батыр» эпосы көненә багышланган тантаналар узачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Бәйрәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Указы белән 2025 елда башкорт фольклор мирасын саклау һәм популярлаштыру, милли үзенчәлекне ныгыту һәм борынгы башкорт әдәбиятына кызыксынуны арттыру өчен гамәлгә куелган.

Бәйрәмне үткәрү урыны очраклы гына сайланмаган: Шүлгәнташ мәгарәсе һәм аның тирә-ягы башкорт фольклоры һәм мифологиясе белән тыгыз бәйләнгән. 2015 елда биредә төбәк әһәмиятендәге истәлекле урын — «Урал-батыр җире»н ачыклаганнар һәм мәдәни мирас объектлары реестрына керткәннәр. 62 мең квадрат метрлы территориядә 17 археология һәйкәле урнашкан.

  • «Урал батыр» эпосы-башкорт әдәбиятының иң борынгы һәйкәле. Ул 4576 шигъри һәм 19 проза юлларыннан тора. Эпос меңнәрчә еллар дәвамында барлыкка килә. Текст буыннан-буынга телдән-телгә тапшырылган. Эпос беренче тапкыр 1910 елда Мөхәммәтша Бурангулов тарафыннан язып алына. Төп нөсхәсе (кулъязма язмасы) сакланмаган. РФА Уфа фәнни үзәгенең фәнни архивында латин шрифтында берничә кулъязма төзәтмәләр белән 180 битле оригинал сакланып калган.
news_right_1
news_right_2
news_bot