news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Украина хәрбиләренең БТР машинасын куып алып киткән Фәнис Хөсәенов белән хушлаштылар

Башкортстанның Тәтешле районының Югары Тәтешле авылында махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган кече сержант Фәнис Хөсәенов белән хушлашу мәрасиме узды. Ул махсус операциягә үз теләге белән киткән булган.

Герой белән хушлашырга Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, район хакимияте вәкилләре, хәрби комиссариат, туганнары, якыннары һәм дуслары килде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Фәнис Хөсәенов сентябрь башында махсус хәрби бирем вакытында Украина Кораллы көчләренең БТР машинасын куып алып киткәч танылды. Моннан тыш, 5 сентябрьдә отрядның Америкада ясалган «Хаймарс» ракеталары һөҗүменә эләгүе билгеле. Хөсәеновның якташы контузия алган һәм ракета кыйпылчыклары белән яраланган. Фәнис яралы хәрбине җимерекләр астыннан чыгарган һәм аны тиз арада госпитальгә илткән булган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100