Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда «Туган якны өйрәнү һәм туган тел» республика семинар-практикумы узды
Башкортстанның Бишбүләк районы Кыңгыр-Мәнәвез урта мәктәбендә милли мәгариф, туган тел һәм төбәк тарихына багышланган зур чара – «Туган якны өйрәнү һәм туган тел: гадәт, яңалык, перспектива» республика семинар-практикумы узган. Бу хакта Башкортстан республикасы татарлары конгрессы ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.
Чарада Башкортстанның төрле районнарыннан килгән тарихчылар, төбәкне өйрәнүчеләр, татар теле укытучылары, мәгариф һәм иҗат вәкилләре катнашкан. Алар арасында Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе урынбасары Зәлия Ахунова, тарихчы, шәҗәрәләр төзүче, төбәкне өйрәнүче, ветеран-укытучы Марат Ахунов, «Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе» идарә әгъзасы, шагыйрь, эшмәкәр, БР атказанган сәүдә хезмәткәре Ирек Бакиров, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, РФ мәгариф отличнигы, «Ак Идел җире» төбәк тарихын өйрәнүчеләр берләшмәсе җитәкчесе Илфир Котдусов, Борай, Кушнаренко, Чакмагыш, Федоровка, Ярмәкәй, Миякә, Бәләбәй районнарыннан төбәкне өйрәнүчеләр, Бишбүләк районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм башкалар булган.
Кунаклар «Ак Идел җире» берләшмәсе эшчәнлеге: тәҗрибә һәм перспективалар», «Бишбүләк районы авыллары тарихы», «Милләтне үстерү һәм саклауда тел, дин һәм тарихның роле», «Корган авылы тарихы» темаларына эчтәлекле чыгышлар тыңлаган.
Семинар-практикум барышында туган телне саклау, мәктәп музейларының эшен камилләштерү, шәҗәрәләрне өйрәнү, авыллар тарихын яңача яктырту кебек мөһим юнәлешләр турында фикер алышу булган. Катнашучылар тәҗрибә уртаклашкан һәм киләчәккә перспективалар билгеләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз