news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда туган Айгөл Әхмәтшина Халыкара опера премиясенең «Ел җырчысы» булды

Башкортстанда туган Айгөл Әхмәтшина Халыкара опера премиясенең «Ел җырчысы» булды
Фото: www.bashinform.ru, Валерий Шахов

Башкортстанда туган опера җырчысы Айгөл Әхмәтшина International Opera Awards 2023 Халыкара опера премиясенең «Ел җырчысы» категориясендә премия иясе булды. «Опера Оскары» лауреатларын Польша милли операсында тантаналы рәвештә игълан иткәннәр. Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

«Ел җырчысы» дип Америка теноры Майкл Спайрс таныла. «Ел дирижеры» титулын Антонио Паппано ала.

Иң яхшы куелыш өчен Дмитрий Черняков режиссурасында «Сугыш һәм солых» спектаклен тәкъдим иткән Бавария дәүләт операсы бүләкләнә. «Ел режиссеры» титулына Барри Коски лаек була, ә «Ел фестивале» бүләге Экс-ан-Прованс фестиваленә тапшырыла.

Халыкара опера премиясе — «Опера» журналы 2012 елдан бирле бирә торган дәрәҗәле бүләк. Үткән елның иң күренекле артистлары, труппалары, учреждениеләре, төп вакыйгалары 20 категориядә билгеләп үтелә һәм яңа талантлар хуплана.

news_right_1
news_right_2
news_bot