news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда торнадо өермәсе автомобильләргә зыян салган, бетон баганаларны аударган

Башкортстанда Әбҗәлил районындагы өермә тимер-бетон баганаларны аударган, электр чыбыкларына, автомобильләргә һәм юл билгеләренә зыян китергән. Бу хакта Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгын башлыгы Телеграм-каналда хәбәр итә. РИА Новости шул хакта яза.

«Монда сезгә Техас түгел, әмма Башкортстандагы һава өермәсе чын иде. Фотода Әбҗәлил районы, Целинный авылы янындагы күренеш», – диелә басмада.

Коткаручылар мәгълүматы буенча, 10 минут эчендә 8 тимер-бетон багана ауган, заправканы тышлаган материалны һәм мәгълүмат стендын җил куптарып ташлаган, электр тапшыру линияләренә ике автомобильгә һәм юл билгеләренә зыян килгән.

Зыян күрүчеләр юк, дип өстәделәр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot